Кичә Яр буе Морквашы балалар бакчасында балаларның математик сәләтләрен дидактик уеннар аша үстерү темасына багышланган семинар булып узды
Математик үсеш – баланың дөнҗьяны кабул итүен формалаштыруда бик мөһим компонент. Ә кечкенә бала аны уен компонентлары аша гына яхшы кабул итә.
Тәрбиячеләр Махмадиев Зөлфиия һәм Макарова Наталья сәяхәт формасында ачык дәресләр күрсәттеләр. Балалар үз юлларында бик күп мисал һәм мәсьәләләр чиштеләр, үзләренең җиңүләре белән горурландылар.
Семинар кысаларында район тәрбиячеләре үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, презентацияләр күрсәттеләр.