Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!
Бүген без гражданнарның хокукын саклаучыларны, терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш алып баручыларны, намус белән мундирын тагып йөрүчеләрне олылыйбыз.
Без ведомство ветераннарына олы хөрмәтебезне белдерәбез. Алар үз үрннәкләрендә закон һәм тәртип саклаучы бик күп буыннарны тәрбияләделәр. Район полициясе рәтләрендә күп югары профессионал хезмәткәрләр эшли, алар үз бурычларын яхшы һәм намус белән башкаралар. Аларның үз эшенә бирелгәнлекләре, эшләрен белеп башкарулары турыдан-туры гражданнарының куркынычсызлыгы белән бәйләнгән.
Сезгә намуслы хезмәтегез, ихласлылык, югары җаваплылык һәм вазифаларыгызны төгәл башкаруыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сәламәтлек, киләчәккә ышаныч, түземлек һәм югары осталык теләп калам.
Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г. Зиатдинов