Налог хезмәте налог түләүче физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә. Ул РФ налог инспекцияләренең барлык территориаль бүлекләрендә 18, 19 нчы ноябрь көннәрендә үткәрелә.
Бу чаралар вакытында теләүчеләр транспорт, милек, җир налогларының размеры, сроклары, һәм түләү тәртибе турында мәгълүматлар белә ала. Үзегез белән паспорт алып килегез!