Юбилей датасы – нәтиҗәләр ясау вакыты. Район халкы бу датаны нинди күрсәткечләр белән каршы ала соң?
- Беренче шуны әйтергә кирәк: көндәлек вак сорауларны, халыкның тормышын тәэмин итү, районда стабильлек һәм тынычлык саклау гел беренче планда торды һәм торачак. Әлбәттә күп елларга исәпләнгән район үсеше проектлары бик мөһим урында тора. Алар “2030 нчы елга кадәр Югары Осланның үсеш Стратегиясендә” алар чагылыш тапкан.
Үзидарә органнарының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә туктаусыз су белән тәэмин ителде, юллар төзелешенә күп игътибар бирелде. Күп кенә республикакүләм программалар тормышка ашырылды.
Республикадан гына ярдәм көтеп ятмадык, үз резервларыбызны да эшкә җиктек. Гражданнарның мәнфәгатьләрен кайгырту өстендә эшләдек.
Социаль-экономик үсеш рейтингында безнең район 6 нчы баскычта тора. Аны стабиль тотуда «Таткрахмалпатока» , «Вельвете Марин», «Геоник» фирмалары, «Агрофирма Верхний Услон», «Керамика Синтез», «Ключищинская керамика», «Таткрахмалпатока» предприятиеләренең роле зур.