Районның 85 еллыгы белән!

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар һәм район кунаклары!

Сезне чын күңелдән Югары Ослан районының 85 еллык юбилее белән кайнар котлыйм!

Безнең һәркайсыбыз өчен дә бу бик әһәмиятле вакыйга. Иң элек – бу безнең көндәлек хезмәтебез, куаныч һәм шатлыкларыбыз; бу – безнең тарихыбыз һәм үткәнебез; язмышыбыз һәм биографиябез.

Узган еллар безнең үсеш чорыбыз, экономика тотрыклылыгы, торак мәсьәләләре чишелеше.

Без үзебез районыбыз, тарихыбых, үткәнебез, традицияләребез белән горурланырга хакыбыз бар. Барлык байлыгыбыз һәм нәтиҗәләребез район халкының тырыш хезмәте бәрабәренә барлыкка килгән.

Мин ышанам: алга таба да без бергә югары баскычларга күтәрелербез!

Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International