Хөрмәтле Югары Осланлылар!
ТР хөкүмәте һәм информатизация һәм элемтә министрлыгы Сезне чын күңелдән районыгызның 85 еллык юбилее белән котлый.
Районның 85 еллыгы – ул тере тарих. 1931 нче елның октябрендә оешып, ул беренче көннәрдән үк уңышлы, чәчәк атучан булып күренә.
Аның уникальлеге бар нәрсәдә күренә: һәйкәлләр, скверлар, Геройлар Паркы, Иннополис шәһәре – болар бар да үзегезнең байлык.
Мин ышанам: алга таба да байлыкларыгызны арттырып, тормышыгызда көчле адымнар белән алга барырсыз. Уңышлар Сезгә!
ТР Премьер-министры урынбасары, информатизация һәм элемтә министры Р. Шәйхетдинов