Хөрмәтле Югары Осланлылар!
Сезнең бик матур бәйрәмегез. Сезгә – 85 яшь. Бу көнне бездән иң җылы теләкләр кабул итегез!
Мин хәзер районда яшәмим, ләкин инде 1972 нче елда ук күчеп килгән идем. 30 ел буе җаваплы вазифалар башкардым. Депутатлар Советы рәисе булып 16 ел хезмәт иттем.
80-90 нчы еллар арасында үзгәртеп кору, инфляция. Союзның таркалуы булуга карамастан район бер урында тормады, үсте.
Хәзерге көндә шул елларның кайтавазы булып район тагын да матурая, җанлана.
Чын йөрәктән барыгызга да бәхет, киләчәккә ышаныч. Сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләп калам Ә районыбызның планнары тормышка ашсын! Бәйрәм белән!