Кадерле Югары Осланлылар!
Районга 85 ел! Кеше өчен бу тулы бер гомер, ә тарих өчен – бер мизгел генә! Һәм менә шул мизгел бик якты да, тантаналы да, хәләкәтле дә, борчулы да булды. Ә ул – район тормышы, һәрберегезнең язмышы.
Юбилеегыз белән Югары Ослан! Иң беренче мин иңне-иңгә куеп минем белән бергә эшләгән иптәшләремне котлар идем. Мин алар белән 10 ел гомер район проблемаларын чиштем. Мин үземнең эшләрем белән район үсешенә өлеш кертүем белән горурланам.
Мин ышанам: район алга таба да чәчәк атар һәм үсешен дәвам итәр. Бәйрәм белән, дуслар!
Алексей Манонин