Бүген районның 85 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр
Көн башында район башлыгы Марат Зиатдинов һәм ТР ның информатизация буенча Министры Роман Шәйхетдинов ООО «Геоник» и ООО «Вельветте Марин» предприятиеләрен карадылар. Аларның продукцияләрен бәяләделәр һәм киләчәк перспективалары турында сүз алып бардылар.
Килгән кунаклар һәм район кешеләре “Районның бүгенгесе һәм киләчәге” дигән күргәзмәләр буйлап йөрде.
Чакырылган кунаклар бу көнне район адресына бик күп җылы сүзләрен юлладылар, бүләкләрен тапшырдылар. Аларның һәрберсе райондагы үсеш перспективаларын бик югары бәяләде һәм алга таба да уңышлар теләде.