15 нче ноябрьдә Югары Ослан районының муниципаль хезмәткәрләреннән квалификацион имтихан алу буенча чираттагы комиссия утырышы булып узды. Районда бу имтиханны 2 кеше тотты, аларның берсе бу хезмәттә күптән түгел. Комиссия әгъзалары бик күп сораулар бирделәр, ә хезмәткәрләр төгәл җаваплар кайтарды.
Комиссия аларга класслы чин бирергә дигән карар чыгарды.