“Россиянең сәламәтлек саклау укытучылары” 7 нче Бөтенроссия конкурсында “Оригиналь идеяләр өчен” дигән номинациясендә җиңү яулаган Югары Ослан районы балаларга өстәмә белем бирү мәктәбе педагогы Артур Сергеевич Назаровны котлыйбыз. Ул мини-футбол оешмасында шөгыльләнә.
Һәрвакыт җиңүгә омтылган бу педагогка алга таба да уңышлар теләп калабыз!