Татарстанның Росреестр идарәсе җирләргә , күчемсез милек объектларына, яши һәм яшәми торган биналарга арестлар салыну фактлары күбәюен искәртә.
2015 нче елның 10 аена аларның саны 25125 булган булса, 2018 нчы елда ул сан 35 меңнән артып киткән.
Ул арестлар КГРП га суд приставларыннан, налог органнарыннан килә. Арест регистрацияләнгәннән соң 5 көн эчендә правообладательгә кәгазҗ уведомление килә. Арест барлык мөлкәткә, я булмаса аерым объектларга да билгеләнергә мөмкин.
Аның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: налогларны һәм штрафларны, алиментларны вакытында түләмәү, судлашу, мөлкәт бүлешү һ.б.
Андый очракта Росреестрга түгел, ә арес турындагы карарны кабул иткән дәүләт органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.