“Бердәм Россия” партиясенең 15 еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү “Вверх – Югарыга” дигән порталда РФ Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан башланып китә. Аларның беренчесе – Александр Седякин.
Аның белән элемтәгә Татарстанның һәрбер гражданы керә алачак. Моның өчен үзеңнең белергә теләгән соравыңа җавапны 23 нче ноябрьгә кадәр info@vverh-tatarstan.ru алресына яшәгән урыныңны күрсәтеп җибәрергә кирәк.
Онлайн-трансляция 24 нче ноябрьдә сәгать 10.00 да башлана. Шулай ук “Бердәм Россия” бүлеге сайтында да (tatarstan.er.ru) мәгълүматлар бар.