Татар теле укытучыларын укыталар

2016 елның 18 ноябре, җомга

Яңа федераль дәүләт стандартлары хәзерге көн укытучысыннан бик күп теоретик белем белән бергә  үз педагогик практикасын  һәм нәтиҗәләре  прогнозын анализлый белүне дә таләп итә.

Шуның белән бәйле рәвештә  мәгарифне үстерүнең алга өнди торган юнәлешләрен педагогларга берөзлексез җиткереп торырга кирәк.

Татар теле укытучыларының компетенөиясен күтәрү, яңа дәүләт стандартларын эштә белеп куллану, белем сыйфатын үстерү йөзеннән Дәүләтшина Гөлгенә Искәндәр кызы Югары Ослан гимназиясендә укыту семинары оештыра. Анда укытуны Казанның Мәгарифне үстерү институтыннан дәүләт имтиханнарының тестларын төзүче экспертлар, яңа дәүләт стандартларының төп приципларын аңлатып бирүчеләр алып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International