“Эшлекле дүшәмбе”

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Бүген район Советының Актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә “Эшлекле дүшәмбе” булып узды.

Аның барышында полиция башлыгының районда иҗтимагый тәртип саклау буенча урынбасары Д.Арефьев районда соңгы вакытта кылынган җинаятьләр турында; район башлыгы ярдәмчесе И.Гыйлаҗиев хакер атакаларына һәм компьютер йогынтысына каршы тору чаралары турында; район башлыгы уаршындагы иҗтимагый Совет рәисе Р.Халиков үз Советының гражданнарны кабул иткәндәге эшчәнлеге, культура, мәгариф, спорт сфераларына муниципаль услугалар күрсәтү экспертизасы турында; территориаль сайлау комиссиясе рәисе В.Постников авыл җирлекләрендә үзара салым кертү референдумнары нәтиҗәләре турында чыгыш ясадылар.

Аерым службаларга йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International