Узган якшәмбедә балалар сәнгате йортының бию коллективы 2 нче халыкара бию фестивалендә катнашып, лауреат исемен алып кайтты. Бу коллектив - Полина Осипова җитәкләгән “Энҗе бөртекләре” бию ансамбле.
Анда алар Афро джаз стилендәге Африка ритмы дигән бию белән чыгыш ясадылар.
Биючеләр диплом һәм истәлекле бүләк алып кайттылар.