Иннополиста яңа мэр

2016 елның 25 ноябре, җомга


Яңа гына булып узган җыенда халык яңа мэр итеп 36 яшьлек Руслан Шагалеевны сайлады. Сайлаулар законнар тәртибендә узды: шәһәрдә регистрацияләнгән гражданнар гына тавыш бирде. Мэрның полномочиеләренең срогы 5 кенә ел, ул шул ук вакытта Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын да башкара. Алдагы мэр үзенең постын 24 нче ноябрьдә калдырды.

Әлегә шәһәрдә барлыгы  100 кешенең генә тавыш бирү хокукы бар. Иннополисның яңа мэры кешеләргә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтле. Барлык хуҗалык, административ, сервис сорауларына җаваплы итеп карачаклыгын белдерде.

Руслан Шагалеев 1980 нче елда Уфада туган. Уфа дәүләт авиацион-техник университетын тәмамлаган, Үз белгечлеге буенча хезмәтнең барлык этапларын да узган белгеч. 2015 нче елның январеннан Иннополис шәһәре Башкарма комитетыны җитәкчесе урынбасары булып эшләгән. Өйләнгән, 3 кыз тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International