23 нче ноябрьдә безнең районда Татарстан экономика Министрлыгы оештырган «Бизнес-десант» семинары булып узды.
Семинарга район эшмәкәрләре һәм үз бизнесы белән шөгылҗләнергә теләүче югары сыйныф укучылары чакырылган иде.
Башта барлык кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов котлады. Үзенең чыгышында ул ТР ның экономика Министрлыгына кече һәм урта предпринимательлекне яклап, күтәреп чыккан өчен һәм аларга булышлык күрсәткәне өчен зур рәхмәтен белдерде.
Предпринимательләргә ирекле территорияләрдә үз мәйданчыкларын ачар өчен мөмкинлекләр бирелде.
Семинар диалог форматында уздырылды һәм бик файдалы булды.