Кадерле хатын-кызлар! Хөрмәтле әниләр һәм әбиләр!
Сезне чын йөрәктән ӘНИ ләр көне белән котлыйм!
Ана – безнең тормышыбызда иң кирәкле кеше. Аның мәхәббәтен һәм кайгыртуын без балачакта да, олыгайгач та һәрвакытта тоеп яшибез. Нинди ерак җирләргә барып урнашкач та Әни безнең күңелебездән чыкмый. Ул кайгылы чакларда юата, өмет уята, каршылыкларга каршы торырга өйрәтә, ә шатлыклы минутларда куанычыңны бүлешә белә. Ана сүзләре – иң дөрес, ана куллары – иң кадерле, ана мәхәббәте – иң чиста һәм иң көчле.
Бу көнне һәрберегездә ӘНИ ләрегезне котларга вакыт тапсын иде дә, аларга карата күңелендә булган иң кадерле булган “Нинди бәхет Синең балаң булу!” дигән сүзләрне җиткерсен иде.
Районыбыз Аналарына сәламәтлек, бала куанычы, бала кайгыртучанлыгы һәм тынычлык телим. Бәхетле булыгыз!
Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов