Район Советының чираттагы 16 нчы утырышы

2016 елның 25 ноябре, җомга

Бүген район Советының чираттагы 3 нче чакырылышының 16 нчы утырышы булып узды. Аның секрктаре итеп Шеланга авыл җирлеге депутаты Валерий Майоров сайланды.

Анда район бюджетындагы үзгәрешләргә караган 10 төрле сорау яктыртылды:

Күбесенчә сүз законнарның үтәлеше, карарларга үзгәрешләр кертү, “Халык контроле” системасының эшчәнлеге, район Советы штатлары расписаниесенә үзгәрешләр кертү, юлда йөрү куркынычсызлыгы турындагы максатчан программаның үтәлеше һ.б. турында барды.

Һәрбер сорау буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International