Җиңү яулап кайттылар

2016 елның 25 ноябре, җомга

22-25 ноябрь көннәрендә Васильево поселогының “Нарат аланы” санаториендә берьюлы 2 ркеспубликакүләм чара: “Хәрәкәт” спорт һәм иҗади сәнгать фестивале һәм “Колейдоскоп”яшүсмерләр клубы активының иҗат фестивале булып узды.

Яшүсмерләр активындагы гимназия укучылары Архиреева Людмила, Вильямова Мариям, Осипова Кристина, Тазиева Зарина, Пруцкова Елизавета, Корсак Элина үз клубларының тормышы турында программа тәкъдим иттеләр.

Осипова П.А. җитәкчелегендәге бу клуб 3 көн буена Татарстан шәһәрләреннән килгән 20 команда арасында игътибар үзәгендә булдылар.

Җюри чыгарган нәтиҗәләр буенча безнең команда иң яхшылардан булып чыкты һәм 50 меңлек грантка лаек булды. Алар 2 диплом һәм истәлекле бүләкләр алып кайттылар.

Җиңүегез белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International