Районның яшьләр клубында клубның туган көненә багышланган өстәл тенниы буенча ачык турнир үткәрелде.
КЛУБ МӨДИРЕ Наталья Котованың тәбрикләү сүзеннән соң район турында фильм күрсәтелде.
Турнирда Югары Ослан гимназиясе, мәктәбе, Шеланга һәм Куралово мәктәпләре катнашты. Судья хезмәтен В.Афанасьев башкарды.
Нәтиҗәләр кызлар арасында:
1 нче урын – Нуруллина Рузана;
- 2 нче урын – Черемухина Кристина;
- 3 нче урын – Пичугина Ангелина
Малайлар арасында:
- 1 нче урын – Минкин Айнур;
- 2 нче урын – Закиров Зиннур;
- 3 нче урын – Киселевич Александр.