25 нче ноябрьдә район культура йортында ӘНИ ләр бәйрәменә багышланган “Тормыш ана мәхәббәте белән матур” дип исемләнгән концерт булды.
АНА исеме һәр кешенең йөрәгенә уелып язылган, беркайчан да аерылмый торган кисәге. АНА изге исем, аның миссиясе - баланы туганнан соңгы көннәренә кадәр тәрбияләү, олы тормышка озату.
Культура йортында халык бик күп иде: олысы, кечесе күңелле конөерт карады, үзләренә багышланган җылы сүзләр, шигырь-җырлар тыңлады.
Бәйрәм белән Сезне, әниләр!