ТР ның культура Министрлыгы игълан иткән “Укуга мөнәсәбәтне арттыру буенча иҗади эшләр” конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурсның максаты – китап укуны алга чыгара торган инновацион эшкәртмә һәм технологияләрне ачыклау.
Сабирова Ләйсән Рәхимова – районның үзәкләштерелгән китапханәсенең библиография бүлеге мөдире “Методик һәм библиографик кулланма” дигән номинациядә “Югары Ослан районы китапханәчеләре. Библиографик справочник” дип исемләнгән иҗади эше белән 1 нче урынны яулады.
Ә Азизова Гүзәл Раилевна “Китап һәм электрон ресурслар презентациясе” номинациясендә 3 нче урынны яулады.