Кичә Казанда “ Белем сыйфатын бәяләү региональ системасын формалаштыруда экспертларныд ролен арттыру” дигән темага республиканың предметлар буенча методик берләшмәләре җитәкчеләре форумы булып узды.
Аның максаты йомгаклау аттестациясенә хәзерлек, аның приоритетларын билгеләү булды.
Безнең районнан методик берләшмә җитәкчеләре: рус теленнән - Сарбаева Н.П., математикадан - Хәйруллина Н.Н., физикдан - Штатнова Л.Е. һәм химиядән - Арефьева Ю.В. катнашты.
Анда төп игътибар белем сыйфатын үстерүдә методик берләшмә эшенең роле турында булды.