28 нче ноябрьдән 3 нче декабрьгә кадәр Казанның Мәгарифне үстерү институтында «Татар теле укытуның сыйфатын күтәрү» дигән темага укытучыларның белемен күтәрү курслары бара.
2016-2017 нче уку елы – ул милли мәгариф эшчәнлегенә бәя бирә, аны анализлый, укучылар белеменең сыйфатын ачыклау елы. Алдагы укытучыларның август киңәшмәсе дә шул проблемаларны ачыклауга багышлана.
Шуңа күрә район мәгарифенең милли мәсьәләләр өчен җаваплы методистлары бу көннәрдә үз районнарындагы укыту сыйфатын яхшырту планы кертелгән Юл карталарын Министрлык каршында яклаячаклар.
Г.И.ДӘҮЛӘТШИНА