Кичә Татарстан МЧС идарәсенең төп залында ”Татарстан Республикасында кешеләрне суга батудан коткаручы җәмгыять” иҗтимагый оешмасының регионара форумы булып узды.
Безнең районнан аның эшендә Башкарма комитет җитәкчесе Л.Хәкимҗанов һәм ОСВОД җитәкчесе Е.Поддубова катнашты.
Катнашучылар үз эшендәге проблемалар һәм уңай яккатаба үзгәрешләр турында фикер алыштылар.
Республика буенча бу юнәлештә Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарының эшен яхшы яктан билгеләп үттеләр.