Татарстан Росреестры “кайнар линия” үткәрә

2016 елның 2 декабре, җомга

6 нчы декабрьдә 8.00-12.00 сәгатьләр аралыгында Татарстан Росреестры “Бердәм кайнар линия көне” үткәрә. Ел ахырына таба традиция буенча күчемсез милекне регистрацияләү буенча гаризалар арта башлый.

Ничек тораксыз, я акчасыз калмаска? Документларны дөрес итеп ничек рәсмиләштерергә? Анда үзең бармыйча гына бу “сделкаларны” ничек башкарырга?

Бу сорауларның һәммәсенә (843)255-25-71 телефоны аша бүлек мөдире Галина Гончарова җавап бирәчәк. Башка шәһәрләрдәге телефоннар rosreestr.tatarstan.ru сайтында урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International