Район Яшьләр клубы педагог-психологлары инициативасы белән Казанның “Яшьләрнең инновацион һәм профилактик программалары Үзәге”ндә Югары Ослан мәктәбе, гимназиясе, Яр Моквашы һәм Куралово мәктәпләренең 7-8 нче сыйныф укучылары күңелле чарада булып кайтты.
Анда бик мөһим темаларга тренинглар булды. Аларда 3 командага бүленеп, 86 бала 3 сәгать буена актив катнаштылар.