12 нче декабрьдә район прокуратурасында кабул итү көне

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Прокуроры карары нигезендә 12 нче декабрь – район прокуратурасының кабул итү көне итеп билгеләнде.

Очрашу район прокуратурасы бинасында Совет урамы, 24 нче йортта сәгать 12.00 дән 20.00 гә кадәр узачак.
Район халкын кабул итүчеләр:

-  12.00 дән 14.00 кә кадәр – район прокуроры Егоров В.И.,

- 14.00  тән 16.00 га кадәр прокурор урынбасары Файрушин Р.Р.,

-  16.00 дан 18.00 гә кадәр – прокурор ярдәмчесе Данилова А.Р.,

-  18.00 дән 20.00 гә кадәр –  прокурорның өлкән ярдәмчесе Гарифуллин Р.Р.

Моннан тыш  Иннополис халкын сәгать 12.00 дән 18.00 гә кадәр прокурор урынбасары Л.Р.Хөсәенов Спорт урамы, 112 нче йортта кабул итәчәк.

Очрашуга паспорт белән килегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International