Районның Яшьләр клубында һәр ел уза торган яшь әниләр конкурсы булып узды.
Анда Шеланга, Түбән Ослан, Октябрьский, Югары Осланнан 5 ана катнашты. Җюрида баш врач урынбасары Т.Наумова, район газетасы корреспонденты М.Шәйдуллина, Яшьләр клубы педагог-психологы О.Касимова бәяләде.
Катнашучы әниләрне башта балалар хоры, аннан соң Г.Камалетдинова котлады.
Программада кул эшләре буенча өй эше, “Әни белән сөйләшү” дигән викторина, иҗади конкурс бар иде.
Нәтиҗәләр буенча:
1 нче урын - Палачева Ольга (Шеланга);
- II нче урын – Сәнгатуллина Ләйсан (Югары Ослан);
- III нче урын – Козина Елена (Югары Ослан).
Конкурс Р.Хәмзин башкаруында җыр белән тәмамланды.