Хулиганлык өчен җаваплылык

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Иҗтимагый тәртипне бозу кече хулиганлык булып санала. Улт җәмгыятьне хөрмәт итмәү, иҗтимагый җирләрдә сүгенү, гражданнарга каныгу, бәйләнү, кеше мөлкәтенә һөҗүм итү – болар барысы да хулиганлык.

Кече хулиганлык ул теләп башкарыла. Андый эшләр өчен административ комиссия 500 дән 1.000 гә кадәр штрафка тарта. Я 15 тәүлеккә арест сала (КоАП РФ ның 1нче маддәсе, 20.1 пункты).

Хулиганлык әгәр дә җәмгыять тәртипләрен бозуга караса, ул вакытта штраф размеры 300.000 нән 500.000 гә кадәр дә булырга мөмкин, я булмаса 8 ел төрмә көтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International