Бүген район гражданнарын Идел буе региональ табигатьне саклау прокуроры О.А.Даминов кабул итте.
Гражданнарны җир участокларының чикләре бозылуы, авыл җирлекләренең территорияләрендәге чисталык, тирә-якны саклау һәм төзекләндерү турындагы башка сораулар кызыксындыра. Барлык проблемаларның юридик ягы прокурор тарафыннан аңлатып бирелде.