6 нчы ноябрьдә район башлыгы Марат Зиатдинов Куралово авыл халкын шәхси сораулары буенча кабул итте.
Очрашуга 7 кеше җир бүлеп бирү, торак, авылны төзекләндерү, Татар Борнашы авылында транспорт өчен тукталыш павильоны төзү кебек сораулар белән килде.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә каралды, кайсылары әңгәмә вакытында чишелде, кайсылары үтәлер өчен контрольгә алынды.
Район башлыгы сишәмбе көннәрендә гражданнарны кабул итүне дәвам итә. Килергә теләүчеләр өчен телефоннар: 2-18-39, 2-13-38.