Россия Президенты Владимир Путин Ямулатово авылында яшәүче Укадерова Елиферия Николаевнага 90 яшьлек юбилее белән котлап персональ открытка җибәргән.
Аның җылы сүзләренә өстәп район башлыгы Марат Зиатдинов та Елиферия Николаевнага чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Район башлыгына кушылып, Р.Троицкая, Т.Васильева, М.Әхмәтҗанов та юбилей белән котладылар.
Ахырдан концерт номерлары белән ветеранның биографиясе яңгырады.
Сәламәтлек телик ветеранга!