Бергә атлыйсы күңелле

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

6 нчы декабрдә Югары Ослан Үзәк хастаханәсендә стационарда ятучы балалар өчен район культура йорты хезмәткәрләре  “Бергә атлыйсы күңелле” дигән конкурс оештырдылар.

Ул көнне балалар янына уйнарга һәм күңел ачарга дип клоун Жужа килде. Көлке һәм уен төрле авыруларны җиңә ала, шуңа күрә балалар һәм ата-аналарга бу көн истә калырлык булды.

Кичәнең ахыры кызыклы флеш-моб , тәмле-томлы бүләкләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International