Инвалидлар декадасы кысаларында Яшьләр клубы социаль хезмәт күрсәтү Үзәге белән районның 85 еллыгына багышланган “Дуслар арасында” дигән мавыктыргыч спорт чарасы үткәрделәр.
Анда районның инвалид балалары катнашты. Аларга өй эше итеп районның юбилеена багышланган поделкалар ясарга бирелгән иде. Бик матур һәм эчтәлекле эшләр килде конкурска.
Шуның өстенә аларга флеш-моб, өстәл теннисы, шахмат һәм шашка уеннары да оештырдылар.
Ахырдан җиңүчеләрне бүләкләделәр.