Талантлы яшьләрне бүләкләү тантанасы

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

7 декабрь көнне Казан Дәүләт яшь тамашачы театрында Татарстан Республикасының Премьер-министры, фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов катнашында талантлы яшьләрне бүләкләү тантанасы узды.
       
Бу чарага Татарстаныбызның төрле почмакларыннан 220 талантлы егет һәм кыз чакырылган иде. Шулар арасында Югары Ослан районының Матюшино урта мәктәбе укучылары Лия Токарева белән Яна Гәделшина да бар. Бу елның язында кызлар тормыш куркынычсызлыгы һәм иминлеге фәне буеча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призлы урыннар яуладылар. Шушы казанышлары өчен Россия Федерациясе  Президенты талантлы яшьләрне хуплап  бирелгән премия лауреатлары  булдылар. Бүген дә аларга фән һәм мәгариф министрлыгының рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук аларның укытучылары Ильгизәр Гәделшинга да Энгель Фаттахов лауреатларны хәзерләгәне өчен рәхмәт хаты тапшырды.
         
Матюшино урта  мәктәбе коллективы Лия белән Янаны һәм дә Ильгизәр Әнвәр улын бу уңышлары белән чын күңелдән котлый, алар белән горурлана. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International