Коргуза авылындагы ООО «АПК «Заволжье» сөт-товар фермасына район башлыгы Марат Зиатдинов эш визиты ясады. Бу чарага районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылган иде.
Башта барысы да бергә технологик чылбыр буенча терлек фермаларын карап чыктылар.
Зоотехниклар һәрбер яшь үзенчәлегенә карап, ашату рационы турында сөйләделәр.
Терлекләрне карау, ашату технологиясе буенча күп кенә кисәтүләр ясалды. Аларга районның төп ветеринары Марат Зиатдинов профессиональ киңәшләр бирде һәм аларның үтәлешен таләп итте.
Районның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлеге башлыгы Р. Гобәйдуллин агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре турында отчет бирде.
ООО «АПК «Заволжье» соңгы вакытта барлык юнәлешләрдә дә күрсәткечләрне киметкән.
Соңыннан бар юнәлешләр дә анализланып беткәч, район башлыгы кичекмәстән эшләрне җайга салу буенча чаралар күрергә кирәклегенә басым ясады