“Форпост” слеты

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

7 нче декабрьдә яшьләр оешмаларының Татарстанда иҗтимагый тәртип саклау буенча слеты булып узды.

Ул Казанның “Ак Барс”  яшьләр үзәгендә тантаналы рәвештә оркестр чыгышы белән башланды. Слет эшендә ТР Президенты Аппараты, ТР МВД сы, яшьләр һәм спорт Министорлыгы, мәгариф Министрлыгы, ТР прокуратурасы, ветераннар Советлары катнашты. Алар арасында Югары Осланның “Форпост” командасыннан да 8 кеше слетка барды.

Безнең Яшьләр клубы директоры Н.Котова, Шеланга мәктәбе директоры Л.Ледяева, Октябрь мәктәбе укытучысы Р.Фазлыев, “Дозор” отряды командиры Д.Крапивин республика “Форпост үзәгенең Почет грамотасы белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International