Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне

2016 елның 9 декабре, җомга

9 нчы декабрьдә Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

“Коррупциягә каршы” дигән Федераль законда бу сүзнең төшенчәсе билгеләнгән.

Үзеңнең эш положениеңне кулланып кешедән взятка алу, яисә дәүләт интересларын түгел, ә шәхсән үзеңнең кесәңне калынайту турында уйлау һ.б.

Коррупция, әлбәттә, негатив күренеш. Ул илнең экономикасына тискәре йогынты ясый, дәүләткә һәм властька ышанычны киметә.

Бүгенге көндә ул дәүләт һәм муниципаль органнарда эшләүчеләр, предпринимательләр арасында системалы характер алды.

Алар белән эш итүдә прокуратура төп эшчәнлек алып бара. Алар районда очраган күп кенә җинаятьләрне ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International