7-8 нче декабрь көннәрендә районның профсоюзы лидеры Л.Хөрмәтуллина ТР профсоюзларының укыту-эзләнүләр Үзәгендә узган киңәшмәдә булып кайтты.
Алар алдында киңәшмәне РФ профсоюзлары рәисе Т.Водопьянова республикадагы икътисад хәле турындагы белешмәләр белән башлап җибәрде.
Профсоюз җитәкчеләренә хезмәт законнары турында лекция тыңладылар, профессиональ стандартларны беркетү, территориаль килешүләрдәге үзгәрешләр, эш хакының экономик нормалары турында белешмәләр бирелде. Үзләренең сорауларына җаваплар да алдылар.