Бүген Түбән Ослан авылында тантаналы рәвештә шугалак ачылды.
Ул шугалак мәктәп территориясендә урнашканлыктан, аны катыру һәм тәртипкә кертү мәктәп хезмәткәрләренә һәм укучыларга төште.
Бу чара вакытында авыл җирлеге башлыгы Айдар Шәйдуллин иң актив укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә районның спорт бүлеге укучыларга кәшә таяклары бүләк итте.
Шугалак ачылганнан соң күңелле стартлар башланды, ә ахырдан барлык кеше коймак белән чәй эчте.