25 ел элек СССР юкка чыкты. Аның бетүе илдәге экономика һәм демография кризисы аркасында булды.
Архив документларына караганда, ул вакыттагы райондагы хәлләр болай булган:
1. 1991 нче елның 5 нче ноябрендә КПСС район комитеты бинасы мөлкәте белән бергә район советына бирелә.
2. Район советының чираттагы сессиясендә 12 нче декабрьдә район администрациясенең беренче башлыгы итеп А.А.Манонин сайлана.
3. 1991 нче ел ахырында районда халыкны сату товарлары белән тәэмин итү авырая, ипи дә сатылмый башлый. Югары Ослан авыл Советы утырышында РТП директоры Г.Г.Нуриевны тыңлыйлар. Ул кибетләрдәге вино һәм аракыларны сату начар баруын, ул сорауның республика суверенитеты аркасында Грузия һәм Әзербайҗанга күчүен белдерде. Хәзер исерткеч эчемлекләр сату туй, кеше күмү, Армиягә озату һәм юбилейларда гына мөмкин булачагын әйтте.