ТР Росреестры искәртә

2016 елның 9 декабре, җомга

Услугалар базарында гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштердә булышлык тәкъдим итүче оешмалар күбәеп китте. Үзләренең ярдәмнәре өчен 100 меңнән артык акча сорыйлар.

Алар кармагына бар нәрсәгә ышанучы ярдәмгә мохтаҗ пенсионерлар эләгә. Шундый ялган оешмалардан килеп төшкән хатларда күрсәтелгән штрафлардан куркып, алар офиска чабалар. Аларны монда каршы алалар, тиз генә кәгазьләрен эшләп бирергә тәкъдим ясыйлар һәм эшләре өчен 120 мең сум акча таләп итәләр. Пенсионерлар шунда ук кул куялар һәм ахырдан гына финанс бурычларына кергәнлекләрен аңлыйлар.

Шуңа күрә ТР Росреестр идарәсе барлык гражданнарны кисәтә: мошенникларга ышанмагыз, күчемсез милекне рәсмиләштерергә Росрреестр идарәсенә мөрәҗәгать итегез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International