Бүген Яр Морквашының Иванова Валентина Митрофановнага 85 яшь тулды. Аны котларга авыл җирлеге башлыгы И.Х.Гаязов килде.
Валентина Митрофановна - тыл батыры. Бөтен гомерен төрле совхозларда сыер савучы булып эшләгән. Мәскәүдә ВДНХ да делегат булган. Хәзерге көндә аны 3 кызы тәрбияли. 4 оныгы, 4 оныкчыгы үсеп киләләр.
Юбилярга озын гомер, сәламәтлек һәм тынычлык телибез!