30 бала “Юнармия” патриотик хәрәкәтенә кушылды

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Миноборона инициативасы белән быел илдә “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәте барлыкка килде. Аның бурычы – яшьләрне патриотик рухта, туган илгә бирелгәнлек, тарих һәм туган як традицияләрен дәвам итү, хәрби хезмәткә хәзерлек. 9 нчы декабрьдә аның сафларына Югары Осланның 30 яшь гражданины аның сафларына керде.

Яшьләр клубында балалар, ветераннар һәм җитәкчеләр җыелды. Бу хәрәкәт составына беренчеләрдән булып Югары Ослан, Матюшино, Шеланга мәктәпләреннән иң яхшы укучылар керде. Җыелышны районның хәрби комиссары Р.Шакиров ачты.

Укучылар алдында Матюшино мәктәбе укытучысы И.Гадельшин чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында Марат Галимҗанович олы буынның күрсәткән батырлыкларын истәлекләр мәңге саклаячагын әйтте. Безнең районда чын геройлар яшәвен һәм бүгенге буыннарның да аларга тиң җиңүләр яулаячагына ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International