Хөрмәтле якташлар!

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Сезне дәүләтебезнең иң мөһим бәйрәме – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

Конституция һәрвакыт дәүләтебезнең гражданлык, демократия, кеше хокукын һәм иреген яклаучы документ булып тора. Бу дәүләтнең иң төп документы кешенең милләтенә һәм расасына карамастан аны яклаучы гарантиясе.

Безнең бурычыбыз – демократия һәм дөреслек принциплары тормыш нормасына әверелдерү, һәр Югары Ослан гражданины үзен Россия гражданины итеп тоеп, Законның өметле яклавын тоеп яшәвен һәм һәр гаиләнең киләчәккә өмет баглавына ирешү. Безнең бергә башкарган яхшы эшләребез Конституция таләп иткән һәр кеше хокукын һәм иреген тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ышаныч белдерәм.

Кадерле Югары Осланлылар! Чын күңелемнән барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, башлаган эшләрегездә уңышлар теләп калам!

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International