Кичә район башлыгы Марат Зиатдинов Шелангадагы «Керамика-Синтез» кирпеч заводында эшләүчеләрнең проблемалы йортлары белән танышты.
Бу җыелыш эшендә район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, җир һәм мөлкәт Палатасы, завод җитәкчеләре, Росреестр идарәсе катнашты. Ә Шелангадан шулай ук ветераннар оешмасы һәм авыл җирлеге депутатлары да бар иде.
Монда заводка караган йортны шәхси милеккә күчерү һәм җирне рәсмиләштерү турында бик төгәл җаваплар алынды. Бар кеше дә канәгать булып калды.