Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов районның Ял һәм культура паркында киңәшмә уздырды.
Анда Камалетдинова Гөлия, Вячеслав Раков, Виктор Караев, Мингазов Закиулла, Федотов Александр, Абызов Евгений һәм газ службасы катнашты.
Киңәшмәдә сүз якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә хәзерлек турында барды. Быел төп чыршы “Чемпион” спорт комплексы янында урнашачак, ә халык ял паркында бәйрәм итәчәк. Уен җиһазларының урыннарын. җаваплы кешеләрне дә билгеләделәр.